Машина йөртү таныклыгын алыштыру 8 мең сумга төшәчәк
Хәбәрләр

Машина йөртү таныклыгын алыштыру 8 мең сумга төшәчәк

Исегезгә төшерәбез, машина йөртүчеләр һәр 10 ел саен хокукларын үзгәртергә тиеш.

Моның өчен нарколог, психиатр, офтальмолог һәм терапевттан медицина тикшерүе узарга кирәк. Машина йөртү таныклыгын алыштыру процессын узу өчен медицина белешмәсе булу мәҗбүри.

Мәсәлән, наркологтан белешмә 1600 сумга төшәчәк, психиатрдан белешмә – 1000 сум. Аннары медицина белешмәсе үзе 1100 сум тора. ЮХИДИга хокукларны алыштыруга гариза биргәндә шулай ук дәүләт пошлинасы түләргә кирәк булачак, ул 4000 сум тәшкил итә.

Татар-информ


Нет комментариев