Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Махсус операциядә катнашкан татарстанлылар һәм балаларына бер тапкыр 20 мең сум түләнәчәк

ТР Министрлар Кабинеты карары белән махсус операциядә катнашкан, аерым категорияләргә караган хәрбиләр һәм гражданнарның балалары арасыннан балигъ булмаган һәр балага 20 мең сум күләмендә бер тапкыр акча түләнәчәк.

Бу хакта ТР Юстиция министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Түләүләр:

  • Татарстан Республикасы территориясендә РФ Кораллы көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылучыларның;
  • Татарстан Республикасы территориясендә армия хезмәте узу турында контракт төзегән татарстанлыларның;
  • Россия Федерациясе милли гвардиясендә хезмәт итүче һәм махсус хәрби операциядә катнашучы (катнашкан) затларның;
  • мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган яки бер тапкыр түләнә торган акча сорап мөрәҗәгать иткән көнне Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәү урыны булган Россия Федерациясенең башка субъекты территориясендә Россия Федерациясе Кораллы көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның;
  • контракт төзегән яки бер тапкыр түләнә торган акча сорап мөрәҗәгать иткән көнне Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәү урыны булган Россия Федерациясенең башка субъекты территориясендә армия хезмәте узу турында контракт төзегән гражданнарның;
  • мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган яки бер тапкыр түләнә торган акча сорап мөрәҗәгать иткән көнне Татарстан Республикасы территориясендә яшәү урыны булмаган Россия Федерациясенең башка субъекты территориясендә Россия Федерациясе Кораллы көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның (гражданинны мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырган яки бер тапкыр түләнә торган акча сорап мөрәҗәгать иткән көнне бала Татарстан Республикасында даими рәвештә яшәгән очракта);
  • контракт төзегән яки бер тапкыр түләнә торган акча сорап мөрәҗәгать иткән көнне Татарстан Республикасы территориясендә яшәү урыны булмаган Россия Федерациясенең башка субъекты территориясендә армия хезмәте узу турында контракт төзегән гражданнарның (контракт төзегән яки бер тапкыр түләнә торган акча сорап мөрәҗәгать иткән көнне бала Татарстан Республикасында даими рәвештә яшәгән очракта);
  • махсус хәрби операция зонасына командировкага җибәрелгән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы (Татарстан Республикасы эчке эшләр органнары), Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләренең балаларына биреләчәк.

Әлеге карар 2022 елның 24 февраленнән соң килеп туган хокукый мөнәсәбәтләргә кагыла.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/maxsus-operaciyada-katnaskan-tatarstanlylar-ham-balalaryna-ber-tapkyr-20-men-sum-tulanacak-5878783

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев