Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Миңнеханов хоккей өчен спорт сумкасы турында хыялланган яшүсмернең теләген үтәде

Роман Бикинин һәм «Ак Барс Следж» командасы Татарстан Президенты чакыруы буенча республиканың төп чыршысында булды.

 Татарстан Президенты хоккей өчен спорт сумкасы турында хыялланган 15 яшьлек Роман Бикининның Яңа ел теләген үтәде. Рөстәм Миңнеханов Романның һәм тагын өч яшь татарстанлының хатын «Теләкләр чыршысы»ннан алган иде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Роман «Ак Барс Следж» командасында хоккей белән шөгыльләнә. Команда быел формалаштырылды, аның составында 4 яшьтән 16 яшькә кадәрге 19 бала бар», — дип сөйләде Лилия Галимова.

Үсмергә бүләкне, шулай ук Татарстан Президентыннан «Татнефть Арена»га республиканың төп чыршысына чакыруны тапшырдылар.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/official/26-12-2020/mi-nehanov-hokkey-chen-sport-sumkasy-turynda-hyyallangan-yash-smerne-tel-gen-t-de-5795534

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев