Минем әти иң яхшысы
Хәбәрләр

Минем әти иң яхшысы

Әлеге чара әти белән бала арасындагы җылылыкны тагында ныграк бәйләде.

Әтиләр көне уңаеннан Кышлау мәдәният йортында "Минем әти иң яхшысы" - дигән чара булып узды. Әтиләр һәм балалар бергәләп биеделәр дә, уйнадылар да, ярыштылар да, табышмакларга җавап та эзләделәр, рәсем дә ясадылар кыскасы бик күңелле бәйрәм булды. Ә иң кызыгы әтиләрнең шалкан әкиятен сәхнәләштерү иде.


Нет комментариев