Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Минем кадерлеләрем

Сәмирә, Әмир һәм Айгизә Күшәр дәү әниләре Зарипова Миләүшә янәшәсендә.

Өлкәннәр көне якынлашу уңаеннан сайтыбызда «Минем кадерлеләрем» исемле фотосурәтләр бәйгесе игълан итәргә булдык.

Бәйгедә һәркем катнаша ала. Шарты да бик гади. 

Бәйгедә катнашу өчен әби-бабай белән төшкән үзенчәлекле фотоны электрон почтабызга яки 89600331940 ватсап номерына җибәрү дә җитә.

Бу исә сезнең тарафтан алар өчен сюрприз булачак.

Исем-фамилиягезне, шул исәптән әби-бабайныкын да һәм авылыгызны күрсәтергә онытмагыз.

Фотолар бүгеннән 16 сентябрьдән 26 сентябрьгә кадәр кабул ителә (электрон почтабыз - atnatani@mail.ru). Ә 27 сентябрьдән  тавыш бирү узачак. 30 сентябрь көнне җиңүчене билгелибез. 

Бәйгене оештыра «ТАТМЕДИА» АҖ «Әтнә таңы» газетасы редакциясе.              0+

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев