Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Минем карьерам Бердәм Россия белән» проекты кысаларында чара узды

Бүген 16 февральдә «минем карьерам Бердәм Россия белән» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе башкарма секретаре Мөхәммәтгалиева Равилә Рәкыйп кызы һәм «Әтнә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе директоры Сабирова Алсу Камил кызы белән очрашу оештырылды.

Очрашу гражданнарга һөнәри юнәлеш бирүдә, өстәмә һөнәри белем бирүдә, эшкә урнашуда һәм карьера үсешендә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар планын тормышка ашыруга оештырылды. Анда хезмәткәрләргә һәм эш бирүчеләргә мәгълүмати һәм консультацион ярдәм күрсәтеләчәк. Гражданнарны кабул итүдә, мәгълүмат бирүдә, консультацияләрдә, чараларда экспертлар һәм депутатлар катнашачак.
Проектның максаты-эшкә урнашу, карьера үсеше мәсьәләләрендә гражданнарга ярдәм итү өчен партиянең сәяси һәм оештыру потенциалын үтәү. Эш бирүчеләргә партия механизмнары аша хезмәт ресурсларының сыйфатын яхшыртуда ярдәм итү. Хезмәт һәм мәшгульлек өлкәсендә партия һәм мәшгульлек хезмәтенең партнерлыгын ныгыту.
Проектка катнашучыларны җәлеп итү партиянең мобилизацияләнгән базасын арттыруга ярдәм итә. Проект Халык программасының "яхшы эш - йорттагы муллык" юнәлеше кысаларында тормышка ашырыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев