Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Миңнеханов мобилизацияләнгәннәргә: Сезгә гел ярдәм иттек һәм алга таба да булышачакбыз

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучылар – ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты.

Очрашу ДОСААФ базасында узды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Рәисенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Сезгә чын күңелдән рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Без һәрвакыт сезнең белән», - дип сәламләде республика җитәкчесе хәрбиләрне.

ТР Рәисе шулай ук иртән Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты вәкилләре белән очрашуын искәртте. Әңгәмәдә, аерым алганда, медицина һәм психологик ярдәм күрсәтү, балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткән иде.

Мобилизацияләнгән татарстанлылар республика җитәкчелегенә, муниципалитет һәм предприятие башлыкларына даими ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Хәрбиләргә хатлар, шигырьләр, рәсемнәр җибәрүче балаларга аерым рәхмәт сүзләре әйттеләр. «Бу безнең өчен бик мөһим һәм моңа куанабыз», - диде хәрбиләрнең берсе.

Беренче чиратта, мобилизацияләнгән татарстанлылар ял белән бәйле мәсьәләнең оператив төстә хәл ителгәне өчен рәхмәт белдерде. Моннан тыш, гел яңартып торуны таләп иткән техника белән тәэмин итү мәсьәләсен дә кузгаттылар. Шулай ук вездеходлар, шул исәптән авыр техника, машиналарга запас частьләргә мохтаҗлык кичерүләрен әйттеләр. Яралыларга ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен дефибрилляторлар кирәк.

Рөстәм Миңнеханов бер мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырмады. «Шуны ышандырып әйтә алам: Без сезгә һәрвакыт ярдәм иттек һәм алга таба да булышачакбыз», - диде ул.

РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ярты елга бер тапкыр ике атналык ял бирергә кушкан иде.

 

Чыганак

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев