Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Минзәлә юлында 3 бала үлеменә китергән авария очрагы буенча суд эше башланды

Фаҗигадә 1987 елгы хатын-кыз гаепләнә.

Минзәлә судында, агымдагы елның апрелендә 3 баланы машинасы белән бәрдергән хатын-кыз эшен карый башладылар. Аны юлда йөрү һәм транспорт чарасын куллану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә, саксызлык буенча 2 яки аннана да күбрәк кеше үлеменә китерү очрагы (РФ җинаять кодексының 264 маддәсе, 5 бүлеге) буенча хөкем итәләр. 

Исегезгә төшерәбез, фаҗига кичке якта Югары Тәкермән белән Тауасты Тәкермән авыллары арасындагы юл участогында килеп чыга. Тойота машинасын йөртүче 1987 елгы хатын-кыз юл читеннән баручы балалар өстенә килеп менә. Нәтиҗәдә,  9, 11, 13 яшьлек яшүсмерләрнең гомере өзелә. Аларның өчесе дә Чаллы шәһәреннән әбиләренә кунакка кайткан була. 

Мәгълүм булганча, бәрдерүче һәлак булган бер яшүсмернең ерак туганы булып чыга. Аның ире, балигъ булмаган баласы бар. Тикшерү эшләре барышында ул өй арестына алынды. 

Шәһри Чаллы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев