Монда бар да бар: чүп тә, юл чистарту да
Ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр кимчелекләрне чагылдырган әлеге порталда райондашларыбыз тарафыннан 10 мөрәҗәгать теркәлгән.
6 очракта алар уңай хәл ителгән, 3 очракта – «планлаштырылган» һәм 1 очракта “В работе” стадиясендә, ягъни, бер генә “мотивированный отказ” да юк.
Араларында юлны кардан чистартудан башлап, юл яңартуны да, ясалма тигезсезлек тә, чүп-чарны вакытында җыймаудан зарланучы да, хәтта, үзәк газ торбаларын буяуны сораучы да бар... Шунысы бәхәссез – зур күпчелеге юл белән бәйле.
Әйтик, югарыда телгә алган 10 мөрәҗәгатьнең 7се районыбыз юлларына яки тротуарларга барып тоташа.
Дөрес, 2 очракта юлда ясалма тигезсезлек булдыруны сорыйлар.
Ни хикмәт, берсе – “В работе”, икенчесе “планлаштырылган” стадиясендә. Шунысы кызык – бер яктан, “Вак-төяк проблемаларны “Халык контроле”нә язасы юк бит инде” диләр, әмма таяк бит ул ике башлы – икенче яктан, “Аларны дәүләт порталына язарлык хәлгә җиткермәскә иде, күптән хәл итәргә иде”, дигән фикерләр яңгырый. Тагын да көлкерәге – газ торбасын буяу буенча мөрәҗәгать. Буяп кую күгәрүдән саклауның иң ышанычлы юлы икәнен яшь бала да белә, югыйсә, аны “Халык контроле” язмасалар, ул әле дә буялмас иде, мөгаен. Хәер, әле дә буяганнар дигән сүз түгел – “Запланировано” диелгән, кайчангадыр…
Арадан район үзәгендәге чүп-чарны атна буе җыймауларыннан зарланып язган мөрәҗәгать кенә ике төрле хис калдырды. Бер яктан караганда, тирә-якны сасытып, ямьсезләп яткан чүп-чарны күргәч, җаваплыларга карата ачу куба. Икенче яктан карасак, чүп-чары ике атнага бер тапкыр гына җыела торган кечкенә авыллардан: “Бу атнада машина тагын килмәде, капка төбендә, урамда чүп-чар очып йөри” дип зарлануларны ишеткәч, боларда тагын да начаррак икән дип уйлыйсың.
Ни генә димәсеннәр, “Халык контроле” бик файдалы портал ул. Куллана белүчеләр өчен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев