Мошенниклар йокламый!
Хәбәрләр

Мошенниклар йокламый!

Татарстанда 63 яшьлек хатын-кыз аферистларга 950 мең сум акча биргән

Чистайда яшәүче хатын-кыз, инвестицияләр рекламасына ышанып, 1 миллион сумга якын акчасын югалткан.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында белдерүләренчә, Чистайда яшәүче 63 яшьлек хатын-кызны мессенджерда күргән инвестицияләр турында реклама кызыксындырган. Ул анкета тутырган һәм контакт мәгълүматларын күрсәткән. Тиздән аңа ялган белгеч шалтыраткан һәм хатын-кызны ул күрсәткән счетларга акча күчерергә күндергән.

Нәтиҗәдә, хатын-кыз аферистларга 950 мең сумга якын акча күчергән.

Җинаять эше кузгатылган, мошенникларны эзлиләр.

Татар-информ


Нет комментариев