Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мотоциклда йөрүчеләр өчен Дәүләт Думасыннан яңалык

Дәүләт Думасында мотоциклларны транспорт чараларының аерым категориясенә бүлеп бирергә телиләр.

Дәүләт Думасы мотоциклчылар өчен түләүле юллар буенча йөрү бәясен киметүне тәкъдим итә.

ЛДПР лидеры Леонид Слуцкий премьер-министр Михаил Мишустинга мотоциклларны транспорт чараларының аерым категориясенә бүлеп бирү һәм алар өчен түләүле юллар буенча йөрү бәясен киметү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

"Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, юлларда иминлек дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук чагыштырмалылык принцибын үтәү максатларында, сездән Россия Федерациясе Транспорт министрлыгына һәм башкарма хакимиятнең башка кызыксынган органнарына мотоциклларны транспорт чараларының аерым категориясенә бүлеп бирү һәм автомобиль юллары буенча йөрү өчен түләү күләмен киметү өлешендә үзгәрешләр кертү мөмкинлеген эшләргә йөкләмә бирүегезне сорыйм", - диелә мөрәҗәгатьтә.
ЛДПР лидеры фикеренчә, мондый үзгәрешләр юл хәрәкәте иминлеген арттырырга, авариялелекне киметергә һәм мотоциклчыларга юл йөрү өчен гадел шартлар тудырырга ярдәм итәчәк.

"Мотоцикл туризмы-илебезне өйрәнүнең яхшы ысулы. Мондый туристлык маршрутлары Европа һәм Америка илләрендә бик кирәкле. Мотоцикл белән машинаны тигезләү бөтенләй гадел түгел. Ул маневрлырак, юлны таушатмый, ахыр чиктә азрак урын ала. Түләүле юлларда йөрү бәясен киметеп, мотоцикл хәрәкәтендә катнашучыларга күбрәк йөрергә, чаралар, слетлар оештырырга рөхсәт итәчәкбез. ЛДПРда үзебезнең "Соколы Жириновского" байк-клубы бар, Түбән Новгородта безнең активист-байкерлар бик мөһим патриотик тәрбия проектын тормышка ашыра, үз гаиләләреннән булган балаларны техниканы ремонтларга өйрәтә", - дип сөйләгән РИА Новостига Слуцкий.

Шәһри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев