Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ни өчен песиләр баллы тәмне тоймый һәм шоколад ашаган песи ник үлә?

Песиләрнең геннарында имезүчеләрдә баллы тәм өчен җавап бирә торган аксым турында мәгълүмат тулысынча бетерелгән.

Песиләр әче, тозлы тәмне тоя, ә менә баллы тәмне сизми. Моны күп санлы тикшеренүләр вакытында раслаганнар. Бу турыда фактлар сайтында аңлатыла.

Башта песиләр ерткычлар төркеменә керә, алар җиләк-җимеш ашамый, шуңа баллыны тоймый дип уйлаганнар. Тик башка ерткычлар баллы тәмне сизә икән. Этләр дә баллы ризыкларны рәхәтләнеп ашый.

Генетика фәне бу мәсьәләгә ачыклык керткән. Песиләрнең күбесендә геннарның берсендә деффект табылган. Бу ген тәм тоя торган рецепторлар өчен җавап бирә. Генның бик зур бер өлеше бетерелгән, нәкъ менә шушы урында имезүчеләрдә баллы тәм өчен җавап бирә торган аксым турында мәгълүмат була. Мутация бик борынгы заманда ук килеп чыккан, барлык песиләр дә баллы тәмне сизми.

Песиләр баллы яратмаса да, шоколадны ашарга мөмкин, шуңа күрә аларга шоколадны катгый рәвештә бирергә ярамый. Какаода теобромин дигән алкалоид бар, ул бу хайваннар өчен агулы була. Шуңа күрә шоколад ашагач, песинең йөрәк тибеше бик нык арта, ул үләргә дә мөмкин. 

Песиләр кешеләргә караганда бик күпкә яхшырак итеп углеводларны үсемлек ризыкларыннан аера белә. Чөнки песи — йөз процент ерткыч, ул ит аминокислоталарын бик яхшы сизә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/14-12-2021/ni-chen-pesil-r-bally-t-mne-toymyy-m-shokolad-ashagan-pesi-nik-l-5843827

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев