Акчалата түләү өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган хәрби хезмәткәрләрнең барысына да каралган.
Объясняем РФ порталында шул турыда хәбәр ителә.
Әлеге түләү 195 мең сумнан да ким түгел, ул хәрби хезмәткәр хәрби частьнең шәхси составына кертелгәннән соң календарь ай өчен санала. Хәрби частьнең кайда урнашкан булуының аермасы юк. Түләү әзерлек һәм укыту вакытын кертеп исәпләнә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/obyasnyaem-rf-xezmat-urynyna-karamastan-barlyk-mobilizaciyalanucelarga-195-men-tulanacak-5861889
Нет комментариев