Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өч кыз

Риваять

Өч кыз, тимер юл буйлап барганда, ыжгырып килгән ике поезд арасында калалар. Читтән карап торучылар «Болар өчесе дә үлгән инде» дип уйлый. Әмма, гаҗәпләнүләренә каршы, өч кыз да исән-сау була.
Кызлар янында йөргән шайтаннар үзара бәхәсләшә үк башлый:
– Нигә беренче кызны поезд астына ташламадың?
– Ташларсың бар, ул иртән намаз укып, Аллаһы Тәгалә белән килешеп куя, аңа берничек тә зыян салып була торган түгел. Аны Аллаһы Тәгалә сак­лый.
– Ә син нигә икенче кызны ыргытмадың?
– Ыргытырга, ул бит юлга чыгар алдыннан «Аятел Көрси»не өч тапкыр укый. Тиеп булмый аңа! 
– Ә өченчесен? Ул бит ни Аллаһка, ни муллага ышанмый!
– Шулаен шулай да, әмма ул чыгып киткәндә аны әнисе: «Исән-имин йөреп кайт, кызым, Аллаһы Тәгалә ташламас үзеңне», – дип дога укып озатып калды. Шулай булгач, ничек тиясең?!
Балаларыбызны һәрчак матур сүзләр әйтеп, догалар укып озатып калыйк, барысы да юлларда исән-имин йөрсеннәр!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев