Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Октябрьдә Татарстанның күп балалы гаиләләренә таныклыклар бирә башлыйлар

Бу таныклык мәдәният учреждениеләрендә, музейларда ташлама алу хокукын бирә.

Татарстан Хезмәт министрлыгы 1 октябрьдән күп балалы гаиләләргә таныклыклар бирә башлый. Бу федераль үрнәктәге документ, ул бөтен ил буенча бердәм. Бу хакта бүген «Татарстан онлайн» туры эфирында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«1 октябрьдән күп балалы гаилә таныклыкларын өләшә башлыйбыз. Бу таныклык мәдәният учреждениеләрендә, музейларда ташлама алу хокукын бирә. Гаилә белән төрле күргәзмәләргә йөрергә була. Таныклык бөтен гаиләгә берәү була. Социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк», - диде ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы реестрында 55 мең гаилә турында мәгълүмат бар. Аларның һәрберсенә СМС-хәбәр юллаячаклар. Гаиләләр социаль яклау бүлекләренә график буенча чакырылачак.

«Паспорт һәм әти белән әни кешенең ике фотосын алып социаль яклау бүлегенә килергә кирәк. Балаларның туу турында таныклыклары кирәкми», - дип өстәде Зарипова.

Күп балалы гаилә таныклыгы ташламалар булган мәдәният учреждениеләрендә гамәлдә була, шул исәптән илнең башка шәһәрләрендә дә (мәсәлән, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта).

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев