Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Олы Әтнә урта мәктәбендә «Парламент дәресләре» узды

Биредә Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев катнашты.

Олы Әтнә урта мәктәбендә "Парламент дәресләре" узды. Биредә Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев катнашты. Ул мәктәпнең өлкән сыйныф укучыларын илебезнең һәм кайбер чит илләрнең узган һәм бүгенге тарихы белән таныштырып, патриотлык рухында булырга чакырды. "Парламент дәресләре" "Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!" шигаре астында уза һәм Татарстан Республикасында, шул исәптән Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына, шулай ук Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.
"Парламент дәресләре" - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының, Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм мәгарифне үстерү институтының уртак проекты, ул 2009 елдан бирле уңышлы гамәлгә ашырыла. Быел ул инде унҗиденче тапкыр уздырыла. Кабат Әтнәбезгә әйләнеп кайтсак, очрашу барышында укучылар депутатка кызыксындырган һәм дә борчыган сорауларын бирделәр. Камил Әсгать улы балаларга мөрәҗәгать итеп:
- Балалар яхшы итеп укыгыз. Укытучыларны тыңлагыз, иҗтимагый эшләрдә актив катнашыгыз. Һәм матур итеп сөйләргә өйрәнегез. Киләчәктә югары үрләр яуларга теләсәгез, кеше белән аралашырга, фикерегезне аңлаешлы итеп әйтергә өйрәнергә кирәк - дип аларга киңәшләрен бирде. 
"Парламент дәресләре" кызыклы. файдалы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев