Олы Бәрәзә авылында да Бөек Җиңүнең 81 еллыгы хөрмәтенә тантаналы чара узды
Уртак теләк – тыныч күк йөзе, гаилә иминлеге һәм өметле киләчәк!
Монда “Ленин” исемендәге күмәк хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин, Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы аида Фатыхова, җирле ветераннар советы рәисе Сөембикә Садриева катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Уртак теләк – тыныч күк йөзе, гаилә иминлеге һәм өметле киләчәк!
Мәктәп укучылары бик матур тантаналы тамаша әзерләгәннәр. Килгән тамашачылар, биредә шул исәптән авыл халкы да бар иде, һәр чыгышны алкышларга күмделәр.
Чыгышлардан күренгәнчә, Олы Бәрәзә авылыннан сугышка китүчеләр бик күп булган, аларның яртысына якыны яу кырында ятып калган. Чынлыкта, Бөек Ватан сугышы җиле мондагы һәр гаиләгә диярлек кагыла. Моны сугышта катнашкан бабаларының, әбиләренең портретларын тотып чыккан укучы балаларны күрүгә үк аңлап була иде.
Тантаналы чара күмәк фотога төшү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев