Олы Мәңгәр авыл җирлеге башлыгы Фәридә Филатова - җиңүче!
Хәбәрләр

Олы Мәңгәр авыл җирлеге башлыгы Фәридә Филатова - җиңүче!

Афәрин Фәридә апа!

Теләче районнында  "Татарстан Республикасының балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2026" дип исемләнгән Республика конкурсының зона этабы узды.

Әлеге конкурста безнең районнан Олы Мәңгәр авыл җирлеге башлыгы Фәридә Филатова катнашты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Фәридә Филатова җиңүче булды. Һәм аңа "Татарстан Республикасының балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2026" җиңүче дипломы тапшырылды. Дипломда "Сезнең эш - аеруча мохтаҗ кешеләргә көн саен ярдәм итү. Сез яшүсмерләргә үз-үзләренә ышанырга ярдәм итәсез. 
Сезнең үз эшегезгә бирелгәнлегегез һәм битараф булмавыгыз – хезмәттәшләрегез өчен үрнәк һәм балалар һәм аларның гаиләләре өчен таяныч" дигән сүзләр бар.


Нет комментариев