Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Олы Мәңгәр авылында Җиңү бәйрәме: сый-хөрмәт, олы ихтирам

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алабыз. Шул уңайдан Олы Мәңгәр авылында бәйрәм тантанасы узды.

Елның-елында Бөек Җиңү көнен зурлап билгеләп үтәләр биредә. Бер генә тыл ветераны да, сугыш чоры баласы да читтә калмый. Авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп коллективы бербөтен булып, зурлап әзерләнәләр. Хәтта балалар бакчасы коллекҗтивы да, сабыйлар да әлеге бйәрәм тантанасында читтә калмыйлар. Һәр оештырган чараның башында күмәк хуҗалык тора. Быел да күмәк хуҗалык җитәкчесе ярдәме белән сый-нигъмәт тулы өстәл артында өлкәннәрне хөрмәтләп үттеләр.  

Кызганыч, районыбызда сугыш ветераннары инде юк. Хәтта тыл ветераннарының да, сугыш чоры балаларының да сафлары сирәгәя бара. Олы Мәңгәр авыл җирлегендә исән-сау булган һәр тыл ветеранына, сугыш чоры баласына игътибарны җәлләмиләр. 

Олы Мәңгәр авыл җирлегендә бәйрәм тантанасы башта Батырлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында узды. Аннары чәй өстәле артында дәвам итте. Ветераннар хөрмәтенә оештырылган бәйрәм чарасы мәдәният йортында концерт белән дәвам итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев