Олы Мәңгәр авылында «Нәүрүз» бәйрәме узды
Хәбәрләр

Олы Мәңгәр авылында «Нәүрүз» бәйрәме узды

Милли мәдәниятлар һәм гореф гадәтләр елы уңаеннан, Олы Мәңгәр мәдәният йорты каршында Зур бәйрәм «Нәүрүз 2023» уздырылды.

 Бәйрәм - милли уеннар, күмәк биюләр, дәртле җырлар белән үрелеп барды. Бәйрәмгә күпләп килгән балалар һәм авыл халкы учакта пешкән Дуслык боткасыннан, самоварда кайнаган чәйдән һәм төрле тәм - томнардан авыз иттеләр. Бәйрәмебезгә, шулай ук, гүзәл Нәүрүзбикә дә кунакка килгән иде. Ахырдан иске елны озатып, язны каршы алып карачкы яндырдылар.


Нет комментариев