Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Онытылмас 1418 көн

Кышлау мәдәният йорты каршында Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг узды.

"Ә безгә җиңү авыр, бик авыр бирелде. Әлеге канкойгыч сугышта җиңү өчен илебез 27 миллионнан артык кешесен югалтты.Ә ятим калган сабыйлар, тол калган хатыннар, ялгыз калган аналар, аларның исәбе бармы? Әлбәттә юк. Инде менә 78 ел буе йомылам - йомылам дигән яралар бу көнне кабат ачыла. Күзләргә яшь тула. Авылыбыздан яу кырына 213 ир-егет чыгып китә. Шуларның 81-е яу кырында ятып калса, 42 - се хәбәрсез югала. 90 кешегә төрле җәрәхәтләр алып булса да исән - имин кайтырга насыйп була. Ләкин, ни кызганыч бүгенгесе көндә аларның берсе дә безнең арабызда калмады. Әлеге, коточкыч сугыш чорының тере шаһитлары булган бердәнбер тыл ветераны һәм 19 сугыш чоры баласы бар. Ходай сезгә сәләмәтлек, бәхетле картлык, җан тынычлыгы бирсен. Әле озак еллар авылыбызның матур ак әбиләре, бабайлары булып яшәсәгез иде. Әмин.", - дип хәбәр итте Кышлау мәдәният йорты җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев