Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Пенсия фондында хисап тоттылар

Россия Федерациясенең Татарстан буенча пенсия һәм социаль иминият фонды Әтнә районы бүлегендә узган елгы хезмәт һәм 2025 ел эшчәнлегендә төп юнәлешләр буенча сөйләделәр.

Биредә Клиентлар хез­мәте­нең райондагы парт­нерларын­нан тыш, Пенсия һәм социаль түләүләр идарәсе җитәк­чесе Ирина Янгулова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фаил Шиһапов катнашты. Төп док­лад белән бүлек җитәкчесе Зөлфәт Галиев чыгыш ясады.
Пенсия фонды Социаль иминият фонды белән берләшкәннән соң,  халыкка хезмәт күрсәтү спектры шактый артты. Россиядә бүгенге көндә бу кадәр түләүләр башкаручы башка бер генә оешма да юк.
Районда 1 гыйнварга 12442 кеше яши. Аларның 4216сы пенсионерлар. Бу районда яшәүче һәр 3 кешенең берсе дигән сүз, ягъни, 33,85 %. Бу очракта уртача пенсия размерын телгә алу урынлы булыр. Ул 20758,24 сум тәшкил итә. Кайбер күрше-тирә районнарныкыннан күбрәк булса да, Ирина Янгулова Татарстан буенча моның бик күп булмавын билгеләде. Шул ук вакытта районда 331 кеше социаль пенсия дә ала. Уртача күләме – 12434 сум 97 тиен. 
2024 – Россиядә гаилә елы иде. Бу уңайдан дәүләтебез аеруча балаларга зур игътибар бирә. Бүгенге көндә “Ана капиталы” бала туган өчен акчалата социаль яклауның иң зуры санала.  Ул ел саен индексацияләнә. Бу хакта киңрәк итеп язып үтү дөрес булыр.
2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган яки уллыкка алынган икенче бала, шулай ук элек “Ана капиталы” алмаган очракта өченче бала өчен бу сумма 912 мең 162 сум 09 тиенгә җитте.
Әлбәттә, бу суммаларны нәрсәгә тотарга мөмкин дип кызыксынучылар да булыр. Бу капиталны:
1). Торак шартларын яхшыртырга;
2). Балаларны укытырга; 
3). Өч яшькәчә балага түләүгә;
4). Мөмкинлеге чикле баланы адаптацияләүгә һәм җәм­гыять­кә интергацияләүгә тотарга мөмкин.
Йөклелек буенча учетка басу аерым урын алып тора. Биредә тулы эш көнен эшләүче ананың, стандарт отпуск – 140 көндә – минималь күләмдә күпме сумма алу мөмкинлеген ассызыклау да дөрес булыр. Ул – 88,5 мең сум. Ә максималь сумма – 783 мең сум. Анысы йөклелек буенча 194 көн отпуск бирелгән һәм катлаулы бала табу очрагына карый.  Шулай ук йөклелек вакытында бала туу һәм аны тәрбияләү белән бәй­ле  айлык пособие буенча да сөйләп узды. Пособие гаиләдәге җан башына керем төбәктәге җан башына булган яшәү минимумы күрсәткеченнән зур булмаса гына бирелә.
Агымдагы елның 1 фев­раленнән баланы 1,5 яшькәчә тәр­бияләгән өчен бирелүче по­собиенең минималь күләме – 10103 сум 83 тиен, максималь күр­сәткече – 68995 сум 48 тиен. Пособие суммасы алдагы ике елгы уртача хезмәт хакының 40 проценты дип бәяләнә.
Ирина Янгулова Татарстан буенча күрсәткечләр белән таныштырды. Ә Әтнә бүлеге эшчәнлегеннән канәгать калды ул. Фаил Шиһапов та район күрсәткечләре белән таныштырып узды. Кыскасы, Социаль фондның Әтнә бүлеге эшчәнлеге яхшы дигән нәтиҗәгә килделәр.
Соңыннан бик күңелле мизгел шаһите дә булдык. Ирина Янгулова буш кул килмәгән – ул Гүзәл Хәбибуллина белән Гөлназ Ибраһимованы Мактау грамоталары белән бүләкләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев