Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пенсиягә чыгу яшен киметәчәкләр

Дәүләт Думасында Россиянең яңа төбәкләре – ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә пенсиягә чыгу яшен киметергә тәкъдим итәләр.

Илнең яңа өлкәләрендә эшләүче ир-атлар өчен пенсиягә чыгу яшен 60 яшькә кадәр, хатын-кызлар өчен 55 яшькә кадәр киметү тәкъдиме күздә тотыла.

«Гадел Россия – Хакыйкать өчен» фракциясеннән Дәүләт Думасы депутатлары шундый закон проектын кертте. Документка сылтама белән ТАСС шул турыда хәбәр итә.

Миронов игътибар юнәлткәнчә, Донбасс республикаларында, Россия составына кергәнче, пенсия яше ир-атлар өчен 60 яшь һәм хатын-кызлар өчен 55 яшь булган, шуңа күрә ватандашлар өчен шартлар бу яктан начарайган.

«Мондый хәлне ашыгыч рәвештә үзгәртергә кирәк. Өстәвенә, бу территорияләрдәге тормыш шартлары Россия Федерациясенең башка төбәкләренә караганда күпкә катлаулырак», — дип нәтиҗә ясады фракция лидеры.

Төзәтмәләрне «Иминият пенсияләре турында»гы законга кертергә тәкъдим ителә. Закон проекты нормаларын 2014 елның 18 мартыннан ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә эш вакытында җыелган иминият стажы кимендә 15 ел булган кешеләр өчен кертергә тәкъдим ителә.

Исегезгә төшерәбез, 30 сентябрьдә Кремльдә Президент Владимир Путин катнашында дүрт яңа төбәкнең Россия составына керүе турында килешүләр имзалау тантанасы узды. Карар узган референдумнар нәтиҗәләре буенча кабул ителде, аларның нәтиҗәләре буенча халыкның күпчелеге бу адымны хуплады.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyanen-yana-tobaklarenda-pensiyaga-cygu-yasen-kimetacaklar-5866029

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев