Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пенсия фонды 8-17 яшьлек балалар өчен пособиегә гариза тапшыру мөмкинлеге хакында искәртә

1 майдан азкеремле гаиләләр 8-17 яшьлек балалар өчен яңа пособиегә гариза тапшыра алачак.

Әлеге пособиегә бер кешенең кереме яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр дәгъва кыла алачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шул ук вакытта, пособие 1 апрельдән билгеләнә. Ягъни 1 майдан соң гариза тапшыргач, апрель аенда балага 8 яшь тулган очракта, гаилә берьюлы ике ай – апрель һәм май өчен пособие алачак.

Түләүләр җан башына уртача кереме төбәктәге бер кешегә исәпләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә билгеләнә.

Яңа түләүнең күләме дә керемгә бәйле, ул төбәктә балалар яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итәргә мөмкин. Түләүнең база күләме – 50 процент, ил буенча ул уртача 6 150 сумга тигез. Бу – айлык түләү, аның күләме гаиләнең кеременә бәйле: ул 7 меңнән 14 мең сумга кадәр тәшкил итә. Акча гаиләләргә инде майда ук, берьюлы ике ай (апрель һәм май) өчен килә башлаячак.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/pensiya-fondy-8-17-yaslek-balalar-ocen-posobiega-gariza-tapsyru-momkinlege-xakynda-iskarta-5853639

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев