Хәбәрләр

Пермь краенда БПЛА һөҗүме вакытында бер кеше һәлак булган һәм дүрт кеше зыян күргән

Пермь краенда БПЛА һөҗүме вакытында бер кеше һәлак булды һәм дүртесе зыян күрде, дип хәбәр итте төбәк башлыгы Дмитрий Махонин.

«Бүген дошман пилотсыз очкычларының массакүләм атакасы кире кагылды... атака нәтиҗәсендә күпфатирлы йорт зыян күрде. Кызганыч, бер кеше һәлак булган. Беренчел мәгълүмат буенча, тагын дүртесе зыян күргән, аларга барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә», - дип язган Махонин социаль челтәрләрдә.

Пермь крае өстендә барлыгы 27 БПЛА юк иткәннәр.

Татар-информ


Нет комментариев