Әтнәдә сайлаулар алдынна иҗтимагый күзәтүчеләр өчен укулар узды
Соңгы хәбәрләр

Әтнәдә сайлаулар алдынна иҗтимагый күзәтүчеләр өчен укулар узды

Сайлаулар алдыннан иҗтимагый күзәтчеләрне укытулар уза. Быел ул район администрациясе бинасында үтте.

Спикерлар Россиянең Юристлар Ассоциациясе әгъзасы Дамир Зыятдинов, РТның Иҗтимагый палата әгъзасы Алексей Киселев иҗтимагый күзәтчеләргә бирелгән хокуклар турында аңлаттылар.

Укуда катнашучыларга спикерлар сайлаулардагы катгый таләпләр, участокларда эшләүнең төп кагыйдәләре турында сөйләделәр. Төп максат – процедураларның үтә күренмәлелеген тәэмин итү һәм һәр сайлаучының мәнфәгатьләрен яклау, дип ассызыклады алар.

Укулар барышында иҗтимагый күзәтчеләргә тавыш бирүнең барлык этаплары турында аңлаттылар: участокны әзерләүдән алып тавышларны санауга кадәр. Шулай ук ук күзәтүченең хокуклары һәм бурычлары, конфликтлы хәлләрне хәл итү мәсьәләсе һәм башка юнәлешләр каралды.  

- Һәр сайлаулар алдыннан иҗтимагый күзәтүчеләр белән укулар уза. Һәр сайлауның үз критерийлары. Безнең төп максат – аларның бурычларына нәрсәләр керә, шуларны аңлату, сайлау участокларындагы эш барышлары белән таныштыру, - диде спикер Алексей Киселев.

Укуда катнашучылар сайлау законнары нигезләре, тавыш бирүне нәтиҗәле күзәтү өчен кирәкле гамәли биремнәр һәм күнекмәләр турында да хәбәрләр алдылар.

Исегезгә төшерәбез, 18,19,20 сентябрьләрдә тугызынчы чакырылыш Россия Федерацмясе Дәүләт Думасына депуталар сайлаулар уза.


Нет комментариев