Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Прокуратура Арча районындагы берничә мәктәпнең ашханәсендә хилафлыкларга юлыккан

Кайбер ашханәләрдә азык-төлекнең яраклылык срогы һәм саклау кагыйдәләре бозылган.

Прокуратура Татарстанның Арча районындагы берничә мәктәпнең ашханәсендә хилафлыкларга юлыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Күзәтү ведомствосы ачыклаганча, белем бирү учреждениеләрендә V-X сыйныфлар өчен ике атналык меню Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) белән килештерелмәгән булган. Моннан тыш, берничә мәктәпнең ашханәсендә медицина тикшерүе һәм гигиена курслары узмаган хезмәткәрләр эшләгән, азык-төлекнең тәүлеклек пробалары кагыйдәләр буенча сакланмаган, ашамлыкның сыйфатына бәя бирелмәгән, шулай ук азык-төлекнең яраклылык срогы һәм саклау кагыйдәләре бозылган.

Прокуратура районның Мәгариф идарәсе башлыгы һәм мәктәп директорлары адресына гариза юллаган. Шуннан соң барлык хилафлыклар бетерелгән, гаеплеләр дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/10-12-2020/prokuratura-archa-rayonyndagy-bernich-m-kt-pne-ashhan-send-hilaflyklarga-yulykkan-5791646

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев