Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Путин 2025 елда бюджетта эшләүчеләргә хезмәт хакы түләүнең яңа моделен эшләргә кушты

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә 2025 елда Россия субъектларының сынау проектлары кысаларында бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакы түләүнең яңа моделен эшләргә кушты.

2026 елда илдә бу мәсьәлә буенча соңгы карарны кабул итәргә кирәк булачак.

«Бюджет өлкәсендә хезмәт хакын түләүне камилләштерергә, монда эшләүче белгечләрнең керемен арттыруга ирешергә», - диде Путин.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, төбәкләрдә дә хезмәт хакы күләме төрле. Бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең керемнәре, хәтта күрше төбәкләрдә дә, шактый аерыла.

«Шул ук вакытта укытучының яки табибның эше барлык төбәкләрдә бертөрле катлаулы һәм бик җаваплы. Һәм төбәкләрдә хезмәт хакларында шундый зур аерма булу гадел түгел», - диде дәүләт башлыгы.

Путин проблеманың күптәнге, катлаулы булуы белән ризалашты, ләкин аны хәл итәргә кирәк

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев