Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Путин быел Россиядә хезмәт хакы күпмегә артачагы турында әйтте

Быел Россиядә реаль хезмәт хакы якынча 3-5 процентка артырга тиеш.

Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин «Тулажелдормаш» заводы коллективы белән очрашу вакытында әйтте. RT телеканалы трансляция уздырды.

«Реаль хезмәт хакы ул минус инфляция. Халыкның реаль булган керемнәре бераз күбрәк, якынча 0,9 процентка арткан. Әмма быел без яхшы якка үзгәрешләр көтәбез», - диде дәүләт башлыгы.

Ул билгеләп үткәнчә, халыкның керемнәрен арттыру һәм мул тормыш булдыру - бөтен ил өчен төп мәсьәлә һәм дәүләтнең төп максаты. «Россия гаиләләренең керемнәре замана таләпләргә туры килүе һәм лаеклы булуы беренче урында тора», - диде Путин.

Март ахырында Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә ул Россиядә 2023 ел нәтиҗәләре буенча инфляциянең 4 проценттан бераз түбәнрәк төшәчәгенә игътибар итте, бу гражданнар керемнәре үсешен тизләтәчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев