Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Путин кайбер гражданнар өчен запаста торуның чик срогын арттырды

РФ Президенты Владимир Путин хәрби дәрәҗәсе булган армиядә хезмәт итәргә тиеш гражданнар өчен запаста торуның чик яшен биш елга арттыру турындагы законны имзалады.

Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

Биредә, аерым алганда, матрослар, сержантлар, прапорщиклар, мичманнар һәм старшиналар хакында сүз бара. Закон тексты нигезендә, беренче разрядка караган затлар өчен чик яше – 35тән 40ка, икенчегә – 45тән 50гә, өченчегә 50дән 55 яшькә кадәр арта.

Мобилизация резервында торуның чик яше дә биш елга арта. Өлкән офицерлар өчен ул – 65, кече офицерлар өчен – 60, башкаларга 55 яшь тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта, запастагы югары офицерлар өчен мобилизация резервында торуның чик яше 70 яшь дәрәҗәсендә саклана.

Тиешле төзәтмәләр «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы законга кертелгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев