Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Путин Казанда яңа СИЗО кайчан эшли башлаячагын белде

1 декабрьдә, Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәте директоры Аркадий Гостев ил Президенты Владимир Путин белән шәхсән очрашты.

Әңгәмә барышында ул дәүләт башлыгына Казанның Авиатөзелеш районында яңа тикшерү изоляторы (СИЗО) ачылачагы турында хәбәр итте. Аркадий Гостев сүзләренчә, бу вакытыннан алда булачак. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, СИЗО киләсе елда гына эшли башлаячак.

"Быел Казанда мең урынлык изоляторны сафка бастырырга ниятлибез. Ул кыска вакыт эчендә төзелгән", - дип белдерде ФСИН директоры.

Казанда яңа СИЗО гомуми мәйданы 21 мең квадрат метрдан артык булган тулы бер комплекс булып тора.

Ул өч функциональ зонага бүленә: режим, хуҗалык-склад һәм административ. Изолятор проект документациясе таләпләренә туры килү турында уңай бәяләмә алган инде.

Яңа СИЗОда 1 000 гә кадәр арестант тотыла алачак. Проект нигезендә, камераларда суыткычлар һәм телевизорлар урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев