Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район башлыгы Юдинода тәрәзәдән әтисе ыргыткан баланы коткарган казанлыны бүләкләгән

Кичә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов Альберт Бикмуллинны бүләкләде, ул әтисе тәрәзәдән ыргытырга уйлаган балаларны коткарган.

Ашыгыч хәлдә күрсәткән батырлыгы өчен Альберт Бикмуллин Казан мэры һәм бөтен администрация коллективының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Искәртик, узган чәршәмбе көнне Юдинода адекват булмаган әти кеше балаларны булмаган янгыннан коткарырга тырышкан. Йөк машинасы йөртүчесе Альберт Бикмуллин күреп алмаса, бу хәл фаҗигале тәмамланыр иде. Ул, балаларның әтисен тынычландырыр өчен, кибет түбәсенә менгән. Бу вакытта ир-ат 1 яшьлек кызны тәрәзәдән ыргыткан, әмма Альберт аны тотып ала һәм узып баручыларга тапшыра. Шуннан соң ул калган балаларны алу өчен фатирга кергән һәм полиция чакырткан.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев