Район үзәк больницасы коллективы яңа баш табиб белән танышты
Ул - Хисамиев Илназ Мәҗит улы булды
Илназ Хисамиев Түбән Кама шәһәрендә туган. Педиатрия белгечлеге буенча КДМУ, гомуми хирургия буенча интернатура һәм урология кафедрасында ординатура тәмамлаган. Хезмәтен Сугышчы ветераннар өчен госпитальдә табиб-хирург булып башлый. 2012 елның октябреннән 2014 елның июленә кадәр Россия ЭЭМ Идел буе төбәк командованиесенең 3730 хәрби частендә медицина хезмәте башлыгы – батальон медицина пункты башлыгы вазифасында хезмәт иткән. 2014 елның сентябреннән 2018 елның декабренә кадәр «Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» ФКУЗДА оештыру – методик һәм дәвалау – профилактика бүлеге башлыгы вазифасында хезмәт итә. 2019 елның гыйнварыннан 2026 елның маена кадәр «Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» ФКУЗДА поликлиника башлыгы урынбасары вазыйфасын башкара.
Отставкадагы майор. 1 класслы белгеч.
Гаиләле, ике баласы бар.
•Россия Эчке эшләр министрлыгының «Хәрби бердәмлек өчен» медале белән бүләкләнгән (2015 ел).
•"Татарстан Республикасы буенча ЭЭМда бик яхшы хезмәте өчен «Күкрәк билгесе белән бүләкләнгән (2016 ел)
•Россия Федерациясе Эчке эшләр министрының Рәхмәте (2017 ел)
•Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрының Мактау грамотасы (2018 ел)
•Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте (2021 ел)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев