Районда 2025 ел урагы старт алды
Хәерле сәгатьтә булсын!
Районыбыз күмәк хуҗалыкларында узган елларны, гадәттә, уракны борчак суктырып башлый иделәр. Быел, өлгерүенә бәйле рәвештә, көзге бодайдан тотындылар. Һәр елдагыча, быелгы уракка да беренчеләрдән булып районыбызның көньягында урнашкан “Ленин” күмәк хуҗалыгы төште.

Быелгы уңышны “Елына карап ярый инде”, дип әйтерлек түгел. Шөкер, Раббыбыз уңышны мул итеп бирде. Әмма татар халкының: “Басудагы түгел, амбардагы гына ашлык”, дигән мәкален онытмыйк. Кыскасы, күмәк хуҗалыкларның 2025 ел урагына ни дәрәҗәдә әзер булуы да соңрак билгеле булачак.
Ә “Ленин” агрономы Әнәс Хәйруллин урак башлану белән куанып таныштырды:
– Урып-җыюны 225 гектарлы көзге бодай басуыннан башладык. Әлегә 155 гектарын суктырып, җыеп алдык.
Басуда барысы 7 комбайн эшли. Уртача уңыш әлегә көткәннән дә югарырак тәшкил итә”, – диде.

Эстафетаны күрше “Шахтер” күмәк хуҗалыгы кабул итеп алды. Уракны анда да “Ленин” белән чиктәш, Мәрҗән авылы каршындагы көзге бодай басуында башладылар.
Яңгыр болытлары агылу, өстәвенә кичкырын булу сәбәпле, эшләгән комбайннарны туктатып тормадык. Аның каравы баш игенче – бу очракта баш агроном Рәдиф Хәйруллин белән әңгәмә кору мөмкинлеге туды.
– Беренче карашка яхшы кебек. Уңыш та начар түгелу. Төгәле 130 гектарлы бу басуны тулысынча суктырып, җыеп алгач билгеле була инде. Ә гомумән алсак, урып-җыю ел саен үзгә була ул, – дип елмая.
Барысы 8 комбайн эшли биредә: 4 “Тукано”, 1 “Мега”, 2 “Палессе”, 1 “Акрос” берөзлексез басу әйләнәләр. Комбайнчыларны һәм кайберсенең ярдәмчесе булуын да искә алсак, биредә бүгенге көндә Равис һәм Рәлис Гыйлаҗетдиновлар, Илсур Мөхәммәтшин, Габделнур Хөснетдинов, Рөстәм Заһидуллин, Фидаиль Сафиуллин, Марат Гыйлаҗев, Шәүкәт Мөхәмәтҗанов, Мәсхүт Гыйззәтуллин эшли.
Хәер, комбайннары гел хәрәкәттә икән дип тә булмый. Алдагы ел күзәтүләреннән чыгып, басудагы комбайннарның бункерлары тулып еш туктауларын ассызыкларга була. Бер яктан, бик күңелле мәл инде бу. Әмма икенче ягы да бар – йөкләнеш хәйран зур. Өстәвенә масса да калын. Шул сәбәпле каешы өзелеп, салам тыгылып тукталган комбайн янында да булып килдек. Вак-төяк ватылу буларак тиз арада артта калсын иде мондый күңелсезлекләр.

Шулай да ашлыкны ындыр табагына ташучы шофер егетләр белән аралашырга өлгердек.
Алмаз Хәкимуллин “КамАЗ” рулен 2014 елдан бирле бора.
– Быел уңыш әйбәт. Эшләргә дә күңелле, – ди ул.
Ә менә янәшәдәге “КамАЗ” машинасын Илнур Хөснетдинов йөртә. Шоферлык һөнәрен үзләштерә башлавына әле нибары 1 ай гына узган. Шулай да чагыштырырлыгы бар, электән үк уңышның төрлесен күргән егет. Ул да уңышның мул булуын кат-кат ассызыклады.

Мәкалә башында елның дымлы булуы турында язган идем, димәк ашлык та коры булмаячак. Бу уңайдан баш агроном “Сушилка”ларның да тулы көчкә эшләүләрен билгеләп үтте. Гомумән, әйтүенчә, “Шахтер” күмәк хуҗалыгы 2025 ел игенен урып-җыярга да, тиешенчә сакларга да әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев