Райондашлар куркып кала күрмәгез!
Игътибар! 5 мартта районда гражданнарны кисәтү системаларын тикшерәчәкләр.
Районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге хәбәр итүенчә, әлеге тикшерү кысаларында 5 март көнне 10.00-10.43 сәгатьләрдә Олы Әтнәдә сирена тавышлары яңгыраячак.
“Әлеге чара планлы рәвештә һәм даими үткәрелеп килә. Ул барлык кисәтү системаларының төзеклеген тикшерү максатыннан уздырыла. Шуңа күрә райондашларга куркып калмаска, тыныч булырга киңәш ителә, - дип хәбәр иттеләр районның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әтнә бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев