Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Рәссам Илдар Вәлиуллинның “Сөекле Ватаным” дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды

Күргәзмә үз эченә 25 картинаны туплаган.

2025 – Ватанны саклаучылар елы уңаеннан Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасы фойесында райондашларга яхшы таныш булган рәссам Илдар Вәлиуллинның “Сөекле Ватаным” дип исемләнгән күргәзмәсе  ачылды. Күргәзмә үз эченә 25 картинаны туплаган.
– Бер темага туры китереп, сайланма картиналарымны куйдым биредә. Патриотик тәрбия, улларын көткән әниләр күңелен, шулай ук туган ягыбызның табигатен чагылдырган картиналарымны тупладым. Ватанга патриотлык каян башлана? Әлбәттә, туган җир, туган якка мәхәббәттән килә. 
– Сезнең картиналарда атлар күп чагылыш таба. Ни өчен шулай? Сез атлар яратасызмы?
– Татар җанын, рухын атсыз күз алдына китереп тә булмый. Атлар турында татар халкында мәкальләр дә бик күп. Ә районыбыз татарның «Рухи Мәккә»се, – диде ул сорауларыбызга җавап итеп.
Илдар Вәлиуллинның иҗаты үзенчәлекле,  картиналарында миллилекне, каршылыклы халәтләрне чагылдыру ярылып ята. Әлеге фотода да рәссам татар кешесе өчен изге җан ияләре саналган атларны һәм фәлсәфи уйларга этәрүче җиде юл чатын чагылдырган. Бу картиналарны искә алуыбыз юкка гына түгел. Чөнки шул картиналарга бәйләп бәйге игълан итәргә булдык. Һәм ул бик гади. Газетабызның https://vk.com/atnyatany социаль челтәрендә әлеге фото астына дүртъюллыклар иҗат итәргә кирәк. Иң үзенчәлекле, кызыклы дип саналган дүртъюллыклар иҗат итүчеләргә Илдар Вәлиуллин картиналарын бүләк итеп бирәчәк. Теләге булган һәр­кем катнаша ала. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Күктән иңгән талант. Искиткеч иҗат. Әтнәнең горурлыгы. Олы хөрмәткә лаек шәхес. Иҗатын бәяләдегезме??? Илгиз Кадыйров.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тау башында агач үсеп чыккан Бер яхшылык эшлим дигәндер, Эсселәрдән, ачы җилдән качып Юлчылар ял итсен дигәндер. Ялгыз агач, әмма ялгыз түгел, Һәркем килә аның янына. Бик күпләрнең серен саклый агач, Горур, серле бит ул шуңа да. Фарида Сибагатуллина