Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рәхмәт сезгә, безнең белән бергә булганыгыз, ярдәмегез өчен!

2024 елның икенче яртыеллыгына газетага язылу төгәлләнде.

Соңгы елларда басма матбугатка яздыру чоры авырлашты. Ни кызганыч, кулына газета-журнал алып укырга яратучылар саны елдан-ел кими бара. Күп кешене телефон, интернет үзенә йотты. Әмма «Әтнә таңы» газетасына тугры калучы укучыларыбызны бернинди дә авырлык куркытмый.

Икенче яртыеллыкта да «Әтнә таңы» белән бергә калган 1168 газета укучыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Рәхмәт сезгә, безне аңлавыгыз, безнең белән бергә калганыгыз өчен. Икенче яртыеллыкка нәтиҗә ясап, «Әтнә таңы» газетасына яздыруда ярдәм иткән җитәкчеләргә дә рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Гыйльметдинов һәр газетага яздыру чорында безгә ярдәм кулы суза. Бу юлы ул махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезнең гаиләләренә язылу бүләк итте. Шулай ук бу игелекле эшне башкарган, безгә һәрвакыт ярдәм иткән «Мәңгәр» һәм «Таң» күмәк хуҗалыклары җитәкчеләре Тәлгать Мостафин белән Алмаз Сибагатуллинга да рәхмәтебез чиксез. 2024 елның икенче яртыеллыгына «Әтнә таңы»на яздыру барышында безнең белән бергә булган почтальоннарыбызга, район җитәкчеләренә, оешма җитәкчеләренә, һәр газета укучыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Җәйге мәшәкатьләр белән «Әтнә таңы» газетасына язылырга өлгерми калган булсагыз, почта бүлекләренә, почтальоннарга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Август аеннан «Әтнә таңы» газетасы өегезгә килә башлаячак.

Бездән аерылмагыз! Безнең белән бергә булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев