Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район прокуратурасы законсыз боерыкны кире какты

Әтнә районы прокуратурасы тарафыннан районның бер оешмасында хезмәт законнары үтәлеше тикшерелде.

2021 елда оешма җитәкчесе тарафыннан оешма хезмәткәрләреннән үз вазыйфаларын намуссыз башкарган өчен зыянны түләттерү турында боерык чыгарылуы ачыкланды. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 247 маддәсен бозу буларак, боерык кабул ителгәнчегә кадәр оешма тарафыннан зыян килүнең сәбәпләре ачыкланмаган, хезмәткәрләрнең аңлатмалары алынмаган. Моннан тыш, Хезмәт Кодексының 238 маддәсен бозу буларак, зыянны терлекләрнең сакланышы өчен җаваплылык тотмаучы хезмәткәрләрдән дә түләттерү турында карар кабул ителгән булган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча җитәкче боерыгы кире кагылды. Прокурор реакциясе акты карау стадиясендә.

Әтнә районы прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев