Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе котлый

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе

Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше ясый. Сез, хатын-кызлар, шул бәхетне баетасыз, нурландырасыз.
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
Сез шул бәхеттән ирегезгә дә, балаларыгызга һәм туганнарыгызга да өлеш чыгарасыз. Ә авыл хуҗалыгында: терлекчелектә дә, иген­че­лектә дә, күмәк хуҗалык нәтиҗәләрен хисаплаганда да болар аеруча мөһим. Авыр хезмәтне җиңеләйтә белгән, тырыш, уңган хатын-кызларыбыз! Рәхмәт булганыгыз һәм һәрвакыт якты чырайлы, тәмле телле булганыгыз өчен. Сезне ихлас күңелдән бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, уй-теләкләрегезнең һәрвакыт тормышка ашуын телибез.
Бәйрәм белән сезне, кадерлеләребез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев