Рейд кимчелекләрне ачыклады
“14-20 март көннәрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тикшерү йөзеннән, ЮХИДИ тарафыннан махсус рейд ясалды.
Аның барышында барысы 40 административ хокук бозу очрагы теркәлде”, – дип хәбәр итте ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе, полиция өлкән лейтенанты Айнур Ямалиев.
Бу атнада 3 йөртүченең иминият кәгазе, 7 транспортның теркәү номеры укырлык халәттә булмаган, 6 очракта куркынычсызлык каешын такмау ачыкланган, моннан тыш 10 йөртүче тиешле тизлекне сакламаган һәм 10 йөртүче штрафын вакытында түләмәгән өчен тоткарланган, 4 очракта башка төр хокук бозган өчен җаваплылыкка тартылганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев