Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Ризван Хәкимов Ришат Төхвәтуллинга: “Минем җырларны җырласаң, артист булырсың”

Казанның “Пирамида” концертлар залында Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты, легендар композитор Ризван Хәкимовның 70 яшьлек юбилей концерты узды.

Ризван абый - “Моңнар кайтсын авылга”, “Әйтмә син авыр сүз”, “Елама, ярсыма”, “Агымсу юлын таба”, “Сандугач моңы” һәм башка бик күп хитлар авторы.
Казанда Ризван Хәкимов концерты узачагын белгәч тә, ул көнне үзем өчен календарьдә билгеләп куйдым. Бу – уникаль шәхес, аның җырлары әти-әниләр заманында да яңгыраган, без дә шул җырларны тыңлап үстек һәм әле дә тыңлыйбыз. Хәтерлим, кечкенә чагымда әти өйгә видеомагнитофон алды, ә иң беренче кассеталарыбыз - Нәфисә һәм Ризван Хәкимовларның җыентыклары иде. Әле ул вакытта гаилә дуэтлары юк иде дип беләм, алар - бу юлга нигез салучылар. Кызганыч, Нәфисә апаның гомере фаҗигале төстә бик иртә өзелде. Хәзер аның җырларын кызлары Альбина Хәкимова башкара, тавышы да нәкъ әнисенекенә охшаган. Концертта аны күрү минем өчен әйтеп-бетергесез зур сөенеч булды. Альбина эстрада артистларыннан тыйнак, нәзәкатьле булуы белән аерылып тора.

“Пирамида”га күптән килгәнем булмаган икән, шактый үзгәргән, фойены яңартканнар, заманча итеп ясаганнар. Моның белән бергә, ишек төбендәге тикшерү дә көчәйгән. Әйе, хәзерге заманда сакланырга кирәк, тик монда артыграк кыланалар дияр идем. Әйтик, артистларга дип алып килгән күчтәнәчемне үткәрмәделәр, алып калдылар. Һәм башкаларныкын да шулай ук иттеләр. Артистлар ул күчтәнәч-бүләкләрне концерттан соң үзләре чыгып алырга тиеш икән. Бик сәер. Бәлки шуңа, хәзер кайбер артистлар “Пирамида”дан башка концерт залларына күчә башлагандыр да...

Концертны Ризван абый үзе язган җырларның берәр куплетын башкарып башлап җибәрде. Ризван абыйның һәр җыры эчтәлекле, үзенчәлекле, тирән мәгънәле. Алар елата да, елмайта да. Кайсы гына җырын алсаң да, һәрберсе йөрәктә уелып кала. Янымда утырган яшь, танылган алып баручы шаккатып утырды: “Бу да аның җырымы?.. Монысын да Ризван абый язганмы?.. Берсеннән-берсе хит бит!”

Концертның сценарий авторы һәм алып баручысы – Замирә Рәҗәпова-Куприянова. “Инде сәхнә тормышын оныттым дигәндә, Ризван ага мине янә сәхнәгә кайтарды. Әле яңа җыр да язып бирде үземә”, - диде ул. Сүз уңаеннан, Замирә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесе белән бүләкләнде. Эстраданың талантлы пары Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларга да шундый ук дәрәҗәле бүләк тапшырылды. Кайбер тамашачылар: “Ә Ризван Хәкимовка?” – дип аптырап калды. Ризван Хәкимовка Уфада узган концертында “Башкортстанның халык артисты” исеме тапшырылган булган. Татарстанныкын да алырга насыйп булсын. Ул моңа һичшиксез лаек! Үзенең юбилей концертында башка артистларга бүләк тапшыруны хуплаучы берәр артист бармы икән ул, җәмәгать? Бу Ризван абыйның олы йөрәкле булуы турында сөйли.

Язма башында Нәфисә апаны искә алган идем. Концертта да Нәфисә апаның җырыннан өзек яңгырады. Аннан соң Замирә “Кайтарыгыз әниемне” шигырен укыды. Үзе укый, ә күзеннән бер-бер артлы яшьләр тама. Аннан соң Замирә Ризван абый белән Нәфисә апаның танышу тарихын сөйләде. “1976 елда Нәфисә ханым Дүртөйленең Исмаил авылына юллама белән педагог буларак җибәрелә. Клуб мөдире булып эшләгән Ризван, әлбәттә, янып торган чая кызны күрми калмый. Мәхәббәт, гаилә, җыр, моң барысы бергә бер язмышка үрелә. Зур сәхнәгә чыккач та, алар яшьләрне тәрбияләү эшен туктатмый. Бүгенге көндә танылган җырчылар заманында аларның коллективында канат ныгыта. 40 елдан артык гомер дәверендә Ризван Хәкимов күпме сәләтле яшьләргә зур сәхнәгә юл ачкан. Бүген дә аның бу изге гамәленнән туктаганы юк”, - дип Замирә яшь җырчы Ленар Белыйны сәхнәгә чакырды.

 Концертта Татарстанның халкы артисты Нәфкать Нигъмәтуллин башкаруында “Узсын гомер”, “Үткәннәргә карап”, “Өзгәләнмә җаным” җырлары яңгырады. Әйтергә кирәк, Нәфкать абый – Ризван Хәкимов җырлары белән сәхнәгә чыккан һәм халыкка танылган шәхес. Репертуарының төп өлешен Ризван абый җырлары тәшкил итә.

Концертта шулай ук Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин, Татарстанның атказанган артистлары Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, эстраданың танылган артистлары  Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар катнашты. Аларның һәркайсы Ризван Хәкимовка җылы сүзләрен җиткерде. “Әле халыкка танылмаган чагымда Ризван абый миңа: “Энекәш, минем җырларны җырласаң гына артист булырсың”, - диде. Мин дә сезнең кебек көлдем ул чакта. Әлбәттә, мин барыбер артист булыр идем, ләкин аның җырлары репертуарымда аерым урын алып тора. Ризван абыйга зур рәхмәтләремне җиткерәм”, - диде Ришат Төхвәтуллин.

Ризван Хәкимовның гомер юлы катлаулы да, мактаулы да. Аның исеме татар-башкорт сәнгатенә уелып язылган. Бүген татар һәм башкорт яшәгән һәр төбәктә, меңләгән мәдәният йортларында Ризван Хәкимовның күңел түреннән ургылып чыккан җырлары яңгырый. Алмаз Мирзаянов әйтмешли, әйтерсең лә, Ризван абый һәркемнең күңелендә җыелган моң-сагышны алып җырларга салган. Үзеңнән соң матур эзләр, күркәм эшләр калдыру – зур бәхет. Ризван абый да сәхнәгә чыккан саен тамашачыга: “Мин бүген бәхетле! Гаиләм, ике кызым, дүрт оныгым, җырларымны башкаручы артистлар, җырларымны яратып кабул итүче тамашачым бар”, - диде легендар композитор.

Ризван абыйга нык сәламәтлек телибез! Әле күп еллар иҗат итәргә, тамашачы күңелен сөендереп сәхнәләрдә җырларга язсын! 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев