Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Россия көне бәйрәме уңаеннан, кыска эш атнасы башланды

Татарстанда һәм бөтен ил буенча бүген башланган эш атнасы дүрт көн дәвам итәчәк – 8 нән 11 нче июньгә кадәр. Бу 2026 елга җитештерү календареннән күренә.

Шул ук вакытта, җомга, 12 нче июнь, ял көне булачак. Шуңа күрә, пәнҗешәмбе, 11 нче июньдә, эш көненең озынлыгы бер сәгатькә кыскарачак.

Кыска эш атнасыннан соң россиялеләрне озын яллар көтә – алар 12ннән 14 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Барлыгы 2026 елда Татарстан халкы биш көнлек эш атнасында 121 көн ял итәчәк.

 Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев