Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Россия төбәкләрендә бер төн эчендә 20 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән

Узган төндә һава һөҗүмнәреннән саклану көчләре Россия төбәкләрендә 20 Украина пилотсыз очкычын юк итте, дип хәбәр иттеләр РФ Саклану министрлыгында.

Министрлык мәгълүматлары буенча, Кара диңгез акваториясе өстендә тугыз дрон бәреп төшерелгән, дүртесе – Воронеж өлкәсе территориясендә, өчесе – Белгород өлкәсе территориясендә, тагын өчесе – Кырым Республикасы территориясендә, шулай ук бер БПЛА – Курск өлкәсе территориясендә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, иртән Татарстан Республикасында пилотсыз куркыныч режимы кертелде. Ул Мәскәү вакыты белән 04:02 дән 05:05 кә кадәр гамәлдә булды. Бу хакта үз кушымтасында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итте.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев