Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Россия төбәкләрендә бер төн эчендә 82 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән

Һава һөҗүмнәреннән саклану көчләре Россия төбәкләрендә 82 Украина пилотсыз очкычын юк итте, дип хәбәр иттеләр РФ Саклану министрлыгында.

Иң күп дроннарны (31) Азов диңгезе акваториясе өстендә бәреп төшергәннәр. Кырым территориясендә Һава һөҗүмнәреннән саклану көчләре 11 дронны юк иткән, Ростов өлкәсендә — 10. Краснодар краенда 9 пилотсыз очкыч тотканнар, Кара диңгез өстендә — 8, Волгоград өлкәсендә – 7 Украина БПЛА. Белгород өлкәсендә 4 дронның юкка чыгуы теркәлгән. Берәр пилотсыз очкычны Курск һәм Орлов өлкәләре территориясендә бәреп төшергәннәр.

Краснодар краенда һөҗүм аркасында җирле кеше зыян күргән, аны хастаханәгә салганнар, дип хәбәр итте Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев