Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Саклану министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
«Узган төндә һава һөҗүменнән саклану системасы Украинаның самолет тибындагы 172 пилотсыз очу аппаратын бәреп төшерде. Брянск өлкәсе территориясендә – 110, Белгород өлкәсе территориясендә – 20, Калуга өлкәсе территориясендә – 14, Тула өлкәсе территориясендә – 12, Орел өлкәсе территориясендә – алты, Мәскәү төбәгендә – дүрт (шуларның икесе Мәскәүгә таба юнәлгән), Липецк өлкәсе территориясендә – ике, Волгоград, Курск һәм Смоленск өлкәләре территориясендә берәр дрон юк ителде», - диелә Россия саклану ведомствосы хәбәрендә.
Нет комментариев