Россия хәрбиләре Запорожье өлкәсендә ике торак пунктны азат иткән
Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.
Россия Федерациясе Кораллы көчләре Запорожье өлкәсендәге Зеленый Гай һәм Доброполье торак пунктларын контрольгә алган. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.
«Көнчыгыш» гаскәрләр төркеме бүлекчәләре Запорожье өлкәсенең Зеленый Гай һәм Доброполье торак пунктларын азат итте», - диделәр ведомствода.
Исегезгә төшерик, узган төндә һава һөҗүменә каршы оборона көчләре Россия төбәкләрендә 45 Украина пилотсыз очкычын бәреп төшерде һәм юк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев