Россия Хөкүмәте ягулыкны читкә чыгаруга вакытлыча чикләү кертте
Россиядә автомобиль бензины һәм дизель ягулыгын читкә чыгаруга вакытлыча чикләү кертелде.
Бу хакта Россия Хөкүмәте Telegram-каналында хәбәр итә.
«Әлеге карар эчке базарда ягулык бәяләрен тотрыклыландыру максатыннан кабул ителде», – диелә хәбәрдә.
Хөкүмәттә чикләүләр ягулык базарындагы кытлыкны бетерергә һәм кулланучылар өчен бәяләрне киметергә ярдәм итәр дип өметләнәләр.
Элегрәк Министрлар Кабинеты бензин һәм дизель ягулыгын биржага китерү нормативларын арттырган иде. Шулай ук ягулыкны авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ихтыяҗлары өчен сатып алуларга көндәлек мониторинг оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев