Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә ана капиталын таунхаусларны реконструкцияләүгә тотарга мөмкин булачак

Россиядә балалы гаиләләр өчен ана капиталын файдалану мөмкинлекләре киңәйтелгән.

Россиядә балалы гаиләләр өчен ана капиталын файдалану мөмкинлекләре киңәйтелгән. Хәзер гражданнар акчаны төзелеш тукталган йортларны, яки таунхаусларны реконструкцияләүгә тота алачак. Бу карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

Ана капиталын яисә акчаның бер өлешен планлаштырыла торган яисә үткәрелә торган ремонтка гына түгел, ә реконструкция тәмамланган очракта чыгымнарны компенсацияләүгә дә тотарга мөмкин. Шулай ук эш үз көчең белән яки төзелеш оешмасын җәлеп итеп алып барылуы мөһим түгел. Беренче очракта акча ата-ананың берсенә, икенчесендә төзелеш оешмасы исәбенә күчереләчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев