Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Россиядә картлык буенча уртача пенсия елына 27,2 мең сумга кадәр арткан

Бу хакта Россия Социаль фонды мәгълүматларына таянып, РИА Новости хәбәр итә. Бер ел эчендә түләү якынча 2 мең сумга арткан.

2026 елның 1 апрель мәгълүматлары буенча, Россиядә картлык буенча уртача пенсия аена 27,2 мең сумнан артып киткән. Бу хакта Россия Социаль фонды мәгълүматларына таянып, РИА Новости хәбәр итә. Бер ел эчендә түләү якынча 2 мең сумга арткан.

Ведомство мәгълүматларына караганда, эшләүче һәм эшләмәүче гражданнарның картлык буенча пенсиясе 27 218,9 сум тәшкил иткән. 2025 елның шул ук чорында пенсионерлар 25 071,87 сум алган.

Эшләүче пенсионерлар картлык буенча уртача 24 877,18 сум, ә эшләмәүчеләр 27 853,57 сум күләмендә пенсия ала.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев