Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә Telegram һәм WhatsApp кулланган өчен 700 мең сум штраф кертергә телиләр

Дәүләт Думасы депутатлары чит ил мессенджерларын, шул исәптән Telegram һәм WhatsApp мессенджерларын законсыз файдаланган өчен штрафлар кертергә тәкъдим итте.

Бу дәүләт катнашындагы финанс оешмаларына һәм компанияләргә кагыла. Алар өчен санкцияләрнең иң югары күләме 700 мең сум була, парламентарийлар бу закон проектын Дәүләт Думасының якын арада булачак утырышларының берсендә карарга җыена. Бу турыда «Парламент газетасы» яза.

Бу язда Россиядә дәүләт катнашы булган банкларга һәм компанияләргә хәбәрләр җибәрү өчен чит ил сервисларын куллануны тыйган закон кабул иттеләр. Депутатлар шушы законга да карамастан, ул сервисларда аралашуны дәвам итүчеләргә штраф салырга тәкъдим итә.

Штрафлар вазифаи затлар өчен 30-50 мең, оешмалар өчен 100-700 мең сум булачак. Хакимият бу закон проектын хуплаган һәм аның төп максаты шәхси мәгълүматларны саклау дип атаган диелә, хәбәрдә.

Чит ил мессенджерларын шәхси максатларда кулланган өчен барлык дәүләт хезмәткәрләрен дә җәзага тартмаячаклар, дип аңлатты документ авторларының берсе, Дәүләт Думасының мәгълүмат сәясәте комитеты рәисе урынбасары Антон Горелкин. Мессенджерларны дәүләт заказына яки муниципаль биремгә кагылышлы мәгълүматны җибәргәндә куллану турында сүз бара, дип аңлатты ул. Депутат фикеренчә, мондый норма дәүләт хезмәткәрләрен һәм банк хезмәткәрләрен чит ил мессенджерларына ышанып җибәргән мәгълүматка мөмкин кадәр игътибарлырак булырга мәҗбүр итәчәк.

InfoWatch тикшеренүләре мәгълүматлары буенча, узган елда Россия халкының 600дән артык шәхси мәгълүматы читкә чыккан, бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк.

Искәртеп үтик, Роскомнадзор Telegram, WhatsApp, Viber, Discord һәм башка мессенджерларны түләү документларын һәм хезмәт күрсәткәндә шәхси мәгълүматларны җибәрү өчен кулланырга ярамаганын аңлатты. Аерым алганда, банкларга һәм оешмаларга үз товарларын һәм хезмәтләрен сатканда мессенджерлар куллану тыела.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев